Рус Тат
“Эйдос” үзәге укучыларны һөнәр сайлауга багышланган очрашуга чакыра
Мәгариф
  • 14 Декабрь 2017 - 16:19
  • Караулар: 107

Бүген Түбән Каманың “Эйдос” балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә “Булачак һөнәрне ничек дөрес сайларга?” дигән темага сөйләшү узачак. Әлеге очрашуга 8-11 сыйныф укучылары чакырыла. 

Очрашуда һөнәр сайлауда килеп туган кыенлыклар һәм алардан чыгу юллары турында сүз барачак. Оештыручылар катнашучыларның ни белән кызыксынуларын һәм сәләтләрен ачыклау аркылы аларга һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтәчәкләр.

Чара 17.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Адрес: Тукай урамы, 32-1 (домофон 1).
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*