Рус Тат
Кама Аланының “Огонёк” балалар бакчасына - 30 ел
Мәгариф
  • 12 Октябрь 2017 - 15:00
  • Караулар: 57

Кама Аланының “Огонёк” балалар бакчасы үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Бакчаның юбилей тантанасында муниципаль берәмлек башлыгы Александр Павлов, башкарма комитет җитәкчесе Ринат Сәлахетдинов, педагогик хезмәт ветераннары һәм башка кунаклар катнашты. 

Түбән Кама муниципаль районының иң алдынгы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең берсе булган “Огонёк” балалар бакчасы 1987 елда ачыла. 2006 елдан бирле бакча белән Миләүшә Бәдретдинова җитәкчелек итә. Биредә тәрбия эшендәге заманча метод һәм алымнар, аеруча проектлаштыру технологиясе һәм балаларны эксперименталь эшкә җәлеп итү уңышлы төстә гамәлгә ашырыла; сөйләмендә кимчелекләр булган балалар белән комплекслы эш алып барыла, физкультура-сәламәтләндерү эшенә дә нык игътибар бирелә.

Утыз ел дәвамында әлеге бакча җәмәгатьчелек арасында бары тик яхшы яктан гына телгә алына. Бүгенге көндә биредә 29 хезмәткәр эшли, аларның күбесенең хезмәт стажы 20 елдан артык.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*