Рус Тат
Түбән Каманың мәгариф алдынгылары бүләкләнде
Мәгариф
  • 10 Октябрь 2017 - 08:47
  • Караулар: 64

Түбән Кама мәгариф идарәсе республика бәйгесендә “ТР мәгариф өлкәсендә иң яхшы муниципаль команда” буларак билгеләп үтелде. 

Андрей Бликин җитәкләгән 10нчы мәктәп һәм Ландыш Софина мөдирлегендәге 92нче “Ладушки” балалар бакчасы республиканың иң яхшы мәгариф оешмалары булып танылды.



Моннан тыш, 35нче лицейның химия укытучысы Ирина Хомякова “ТР Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Индустриаль техникум укытучысы Алсу Җәгъфәрова, агросәнәгать көллияте укытучысы Рәис Мәүлиев, нефть-химия һәм нефть эшкәртү техникумы укытучысы Татьяна Закорецкая 2017 елда Татарстанның иң яхшы педагоглары буларак билгеләп үтелде.



Сыйныф җитәкчесе буларак, “Тәрбия өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” номинациясендә 27нче мәктәп укытучысы Светлана Гурьянова җиңүгә иреште.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*