Рус Тат
Түбән Камада Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте
Мәгариф
  • 06 Октябрь 2017 - 07:38
  • Караулар: 78

Түбән Каманың И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган зур тантана үтте. Түбән Кама мэры урынбасары Илдар Нуртдинов барлык педагогик хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, 35 мөгаллимгә федераль, республика, муниципаль дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

“Түбән Кама мәгарифенең һәрвакыт алдынгы сафларда атлавын, укучыларыбыз белән горурланырлык булуын телим”, -дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга мәгариф идарәсе башлыгы Вадим Матюшин.

Бәхәссез, гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә укытучы искиткеч җаваплы, әһәмиятле эш башкара.Тынгысыз һәм катлаулы, бер үк вакытта игелекле һәм абруйлы хезмәтләрендә аларга бары тик уңышлар юлдаш булсын.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*