ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Экояз -2020» бәйгесендә катнашып, экшн-камера, велосипед һәм башка бүләкләр отарга мөмкин
Табигать һәм без
  • 13 Май 2020 - 08:40
  • Караулар: 19
Татарстанда  20 майга кадәр «#Экояз -2020» кысаларында  Instagram челтәрендә  3 номинациядә конкурс  узачак:

-"Эко-гадәтләр" -   фото һәм видеоматериаллар (видео-1 минуттан артык булмаска тиеш), 2 яшь категориясе - 16 яшькә кадәр һәм 16 яшьтән алып. Бүләккә   - велосипед. Материалда экологик гадәтне, әйтик, чүп - чарны аерым җыю, энергия һәм ресурсларны саклау, акыл белән куллану һ. б.  тасвирларга кирәк.

- "Чи100" -  фото һәм видеоматериаллар (видео 1 минуттан артмаска тиеш). Яшь категориясе 18 яшьтән. Бүләккә - экшн камера. Материалда санитар-эпидеомиологик таләпләрне үтәгән хәлдә территорияләрне җыештыру чагыла.

-"Буыннан-буынга" -   өлкән буыннан кече буынга тәҗрибә тапшыруны тасвирлаган фото һәм видеоматериаллар (видео 1 минуттан артмаска тиеш). Бүләккә  -палатка. Материалда түбәндәге темалар чагылдырылырга мөмкин: сыерчык ояларын бергәләп ясау, агачлар утырту, төрле экологик темаларны өйрәнү һ. б.

Катнашу өчен мәҗбүри шартлар буларак түбәндәгеләр билгеләнде:

-катнашучының профиле ачык булырга тиеш;

-мәҗбүри хештеглар булу:  #75летПобеды #100летТАССР #Эковесна2020 и #минэкологиирт;

-Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы аккаунтына язылган булу, материалда @ministerstvo_ecologiirt  күрсәтеп үтәргә кирәк.

Яңалыкларны ТР Экология министрлыгы сайтында һәм Instagram битендә күзәтегез. Элемтә өчен телефон: 8(843) 267-68-11.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*