ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә
Табигать һәм без
  • 06 Апрель 2020 - 08:39
  • Караулар: 45
Түбән Камада 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Бу чорда корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү, урман тирәсендә  пиротехника куллану тыела.

Таләпләрне бозган өчен, физик затларга -  ике меңнән дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга - ике йөз меңнән  дүрт йөз мең сумга кадәр штраф каралган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*