ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районында ташландык шиннар чүплеген рекультивацияләүгә керешәләр
Табигать һәм без
  • 26 Март 2020 - 16:23
  • Караулар: 28

Республикада Түбән Кама районының Прости авылы янында рөхсәтсез булдырылган чүплекне рекультивацияләүгә тендер игълан ителде. Документлар дәүләт сатып алулары сайтында дөнья күрде.

Контрактның гомуми суммасы якынча 700 млн сум тәшкил итә, акча төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан бүлеп биреләчәк. Чүплекне ике этапта рекультивацияләячәкләр.

«Чистая страна» («Чиста ил») федераль программасы кысаларында көтеп алынган чаралар күреләчәк. «Безнең алда территорияне максималь чистарту, пычрану чыганагын һәм әйләнә - тирә мохиткә зыянны бетерү бурычы тора, мондый тискәре күренеш бүтән беркайчан да кабатланмасын һәм безнең эш вакытлы чара булып чыкмасын иде», - дигән иде министр Александр Шадриков.

«Халык өчен бу - бик мөһим мәсьәлә, - дип хәбәр итте безгә Прости авыл җирлеге башлыгы Дамир Бәдәртинов. - Җәмәгать тыңлавында безгә рекультивация булачагын игълан иттеләр, кешеләр тынычланып куйды».

Билгеле булганча, Россиядә 2019 елдан Владимир Путинның «Май указлары» нигезендә эшләнгән «Экология» илкүләм проекты тормышка ашырыла. Проектның төп бурычлары - каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру, чүплекләрне бетерү һәм алар урнашкан территорияләрне рекультивацияләү.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*