ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Кама "Җир сәгате" акциясенә кушыла
Табигать һәм без
  • 18 Март 2020 - 07:16
  • Караулар: 27
28 март көнне "Җир сәгате" акциясе уза. Бу көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр электр энергиясен кулланмый тору каралган. 

Гадәттәгечә, акциягә  Түбән Кама шәһәре, шул исәптән мэрия дә кушыла. 

"Җир сәгате" акциясе ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә. Һәм төрле дәүләт халыкларының энергия ресурслар саклау, планетар масштабта экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра.

Акциядә катнашучыларга бер сәгатькә биналарны, корылмаларны, архитектур формаларны, яктырткычларны, торак йортларда электр утын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны күрү тәкъдим ителә.

 Түбән Камада бу уңайдан  "Гаилә" паркында фонарьлар тотып йөгерү акциясе дә оештыралар һәм шәһәр халкын кушылырга чакыралар.

"Җир сәгате" 188 илдә уза, анда  2 миллиардтан артык кеше катнаша.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар