ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Россия табигать күзәтчелегенең Түбән Кама бүлеге эш юнәлешләре белән таныштырды
Табигать һәм без
  • 17 Февраль 2020 - 13:10
  • Караулар: 36
Бүген җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә  Россия табигать күзәтчелеге Түбән Кама бүлегенең яңа җитәкчесе  Василий Филиппов чыгыш ясады. Ул бу вазыйфага депутат корпусында озак эшләгәннән соң кереште, шуңа күрә Түбән Кама проблемалары аңа яхшы таныш.

Үз командасының киләчәк эшчәнлегендә Василий Филиппов биш юнәлешне билгеләде. Бу - атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтү; Түбән Кама экологиясен күзәтүнең цифрлы системасын булдыру; чистартуга керә торган агынтыларның автоматик мониторингын булдыру; Түбән Кама индустриаль узелында пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча ике еллык план эшләү; «Экология» илкүләм проекты үтәлешенә күзәтчелек итү.

Василий Филипповның конкрет бурычлары арасында - предприятиеләрнең ягулыкның  резерв төре сыйфатында мазут һәм күмер кулланмавына ирешү, 2020 елда ун сәнәгать комплексын (шул исәптән  «Нижнекамскнефтехим», «Таиф-НК») план нигезендә тикшерү, Прости авылы янындагы чүплекне рекультивацияләүне контрольдә тоту.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*