ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Кама сәнәгать зонасында факелның төтенләп яну сәбәпләре ачыкланды
Табигать һәм без
  • 26 Ноябрь 2019 - 09:28
  • Караулар: 110
Бүген социаль челтәрләрдә Түбән Кама сәнәгать зонасында факелның төтенләп януы турында хәбәрләр һәм фоторәсемнәр пәйда булды.



«Нижнекамскнефтехим»ның  матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 26 ноябрь көнне этилен производствосында кыска вакытлы планлы туктатып торулар булган, шуңа бәйле рәвештә  нефть химиясе продуктлары калдыкларын яндыру факелның төтенләп януына китерүе мөмкин.

«Бу  -  җиһазларны ревизиягә әзерләүдәге мәҗбүри чара, аның максаты -  киләчәктә  җитештерүнең тотрыклылыгын тәэмин итү, - дип яза сәнәгатьчеләр. - Производствода туктатып тору чорында факелның төтенләп януы махсус күзәтү астына алынды».

Фото: vk.com/nizhnekamsk_vk, gayazov85; www.nknh.ru





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*