ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Түбән Кама укучыларын экологик проектта катнашырга чакыралар
Табигать һәм без
  • 19 Ноябрь 2019 - 10:58
  • Караулар: 31

“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар-яшьләр оешмасы “Экотренд” дигән яңа экологик проектта катнашырга чакыра. Конкурста үзең генә дә, экоотряд составында да  катнашырга була. Экоотрядны куратор һәм дүрт укучы оештыра, аларга  башкалар да кушылырга мөмкин.

Проектның максаты – мәктәп укучыларында табигатьне саклау өлкәсендә  социаль-позитив активлыкны тормышка ашыру өчен экологик тормыш стилен булдыруга ярдәм итү.

Конкурс кысаларында төрле экологик темалар: “Тыюлыклар һәм башка махсус сакланылышлы табигать территорияләре”, “Акыллы куллану”, “Табигатьтә янгыннарны ничек булдырмый калырга”, “Чүп эшкәртү һәм аны утильләштерү турында белергә кирәкле әйберләр”, “Үсемлекләр дөньясы нинди һәм аңа ничек ярдәм итәргә”, “Яшел мобильлек” темалары буенча алты модуль планлаштырылган. Проект тематик модульләр белән генә чикләнми.

Проектка кушылу өчен рдш.рф сайтында теркәлергә, “Россия мәктәп укучылары” хәрәкәтенең «Вконтакте»дагы рәсми төркеменә һәм “Экотренд” төркеменә язылырга кирәк. Проектның срогы - 2020 елның октябренә кадәр.

Оештыручыга сорау бирү яки проектны үстерү юнәлешендәге тәкъдимнәрне ирештерү өчен +7 (495) 122-21-26 (өст. 160) телефоны аша Малянина Диана Денисовна белән элемтәгә керергә кирәк. Бу хакта тулырак мәгълүматлар белән   https://xn--d1axz.xn--p1ai/competition/142 сылтамасы аша танышырга була.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар