ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Түбән Кама ТЭЦ директоры журналистлар белән станция эшчәнлеге турында фикер алышты
Табигать һәм без
  • 12 Ноябрь 2019 - 16:54
  • Караулар: 37
Быел 40 еллык юбилеен билгеләп үтүче  ТЭЦ экология мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Бу хакта журналистлар белән очрашу барышында предприятие директоры Алексей Юманголов та сөйләде.

Билгеле булганча, 2019 елда Түбән Камадагы ТЭЦ газ турбинасын урнаштыру проекты аша энергия генерациясе объектларын модернизацияләү федераль программасына кертелде. Пар-газ технологиясенә күчү эшләп чыгарыла торган электр энергиясенең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Төзелешне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла.

Деловой завтрак: директор Нижнекамской ТЭЦ обсудил с журналистами модернизацию станции

Предприятиене заманчалаштыруның  тагын бер этабы альтернатив ягулыкка – "ТАНЕКО" комплексында җитештерелә торган нефть коксына өлешчә күчү белән бәйле. Бу мәсьәлә буенча  2017 елның декабрендә җәмәгать тыңлавы даузды. Киләчәктә ягулык составы түбәндәгечә булачак: газ  - 65%, нефть коксы - 33%, мазут - 2%.

Гомумән,  станциядә газ 1984 елда кулланыла башлаган, моңа кадәр мазут ягылган. "Мөгаен, бу мәсьәлә буенча кабат  җәмәгать тыңлавы  уздырылыр", - дип белдерде Алексей Юманголов.

Проектны гамәлгә кертүдә  экология мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, "Татнефть" ГАҖ җитәкчелеге нефть коксын яндырганнан соң чистартылган төтен газының сыйфатына катгый таләпләр куя, дип хәбәр итте җитәкче. Проектны тормышка ашырганнан соң,  әйләнә-тирәлеккә йогынты ясау рөхсәт ителгән норматив күрсәткечләрдән түбәнрәк булачак.

Деловой завтрак: директор Нижнекамской ТЭЦ обсудил с журналистами модернизацию станции

Проектлаштыруда  экологик мониторингның күп баскычлы системасына аерым игътибар бирелә. Приборлар төтен газларының әйләнә -тирә мохиткә чыгу урынында урнаштырылачак. Мониторинг ике режимда барачак: проба алу һәм төрле яклап тикшеренүләр үткәрү.

Предприятиенең социаль сәясәте "Татнефть" ГАҖ коллектив килешүе принципларына нигезләнә. Хәзерге вакытта станциядә 500 дән артык кеше эшли, аларның уртача яше  -  40 яшь. Предприятиенең ветераннар оешмасы тагын 400 кешене үз эченә ала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар