ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Коммерцияле булмаган оешмалар экологик юнәлештәге проектлары өчен субсидиягә дәгъва кыла ала
Табигать һәм без
  • 14 Сентябрь 2019 - 16:04
  • Караулар: 23

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республикабызның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс игълан итә.

Конкурс игълан ителгәнче кимендә бер ел дәвамында эшчәнлек алып барган, теркәлгән  оешмалар әлеге бәйгедә катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен документлар, конкурс таләпләре нигезендә кәгазьдә яки электрон рәвештә тутырылып,  «На конкурс СО НКО» дигән билге белән почта аша (электрон версиясе кушып бирелә) түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420049,  Казан ш., Павлюхин ур., 75, 108 б. (почта аша җибәрелгән документларда, җибәрү датасы белән, штемпеле булырга тиеш). Гаризалар 2019 елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә.

Социаль юнәлешле бер коммерцияле булмаган оешма бер генә гариза тапшыра, гариза белән бергә, конкурста катнашу өчен бер генә проект тапшырыла.

Элемтәгә керү өчен телефон: (843) 267-68-11 (Артемьева Ольга Владимировна, Веретенникова Екатерина Анатольевна).


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар