ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
54 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
Түбән Камада этләрне урамда йөртү һәм шөгыльләргә өйрәтү өчен тагын бер мәйданчык ачылды
Табигать һәм без
  • 04 Сентябрь 2019 - 10:00
  • Караулар: 100

Мәйданчык Яшьлек урамындагы 9в йорты янында урнашкан.

Койма белән тотып алынган әлеге мәйданчыкта йорт этләрен һавада йөртү һәм дрессировкалау өчен махсус объектлар урнаштырылган. Кичен мәйданчык яктыртыла. Янәшәдә генә балалар өчен уен зонасы да бар.

«Безнең шәһәрдә  социаль инфраструктура булдыруга  сәнәгать предприятиеләренең  үзләреннән өлеш кертә торган бик яхшы традициясе бар, - ди район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. - Бездә яңа балалар бакчалары, яңа уен мәйданчыклары ачыла. Менә бу комплекс «Татнефть» компаниясе тарафыннан булдырылды».

Эльвира Долотказина сүзләренә караганда, объект – хайваннарны яклау өлкәсендә күптән түгел федераль закон тарафыннан билгеләнгән дәүләт сәясәтен тормышка ашыру этапларының берсе. «Беренче тапкыр йорт хайваннары юридик яктан үзенә күрә хокуклы дип табылды, - дип искәртте Эльвира Долотказина. - Әлбәттә, әлеге закон йорт хайваннары хуҗаларына да аерым җаваплылык өсти. Закон үз көченә этаплап керәчәк, әмма шәһәрләрдә этләрне һавада йөртү өчен урыннар булдырылырга тиеш, без инде моны тормышка ашыра башладык» .

Түбән Камада беренче шундый мәйданчыкны июль ахырында ачтылар, ул Химиклар проспектының 78 нче йорты янәшәсендә урнашкан һәм эт асраучылар арасында популяр.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*