ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Түбән Камада Татарстанда сирәк очраучы кошлар яши
Табигать һәм без
  • 14 Август 2019 - 13:56
  • Караулар: 66

Зур баклан - республика өчен гадәти булмаган су тирәсе кошы, әмма соңгы елларда Татарстан сулыкларында ешрак очрый. Әйтик, әле күптән түгел генә Түбән Камада да каурыйлыларны күргәннәр.

«Өченче августта зур елгалардан һәм балык хуҗалыгы күлләреннән еракта зур бакланнарны күрдем, 6 кош — ике кара, мөгаен, зур кошлардыр һәм дүрт ак корсаклы, күрәсең, яшь кошлар, үле агачларда утырып, канатларын киптерәләр. Канатлы дуслар Түбән Кама районының Калиновка сулыгы янында күренде», - дип сөйләде Түбән Камадан фотоанималист Радик Кутушев.

Кош ТР Кызыл китабына кертелмәсә дә, аерым игътибарга лаек. Бу каурыйлыларның канатлары колачы - 1,5 метрга кадәр, ә авырлыгы – өч килограммга кадәр. Баклан -коллектив кошы һәм шактый зур колонияләр булып урнаша. Шулай ауга чыгу һәм үз нәселеңне саклау җиңелрәк. Кара “казлар” күршеләренә бик лояль, башка кошлар янында яшәргә әзер, аларга бергә ауга чыгарга рөхсәт итәләр.

Бакланнар бары балык белән генә туклана, шуңа күрә су янында урнашалар, өстәвенә, диңгез суымы, әллә төче сумы – аларга барыбер. Алар ояларын агачта, кыяда, камышлыкта, хәтта җирдә дә ясыйлар. Гадәттә, көнгә ике тапкыр аулыйлар, шул ук вакытта бер баш, ким дигәндә, ярты кило балык ашый.

Бакланнар, гадәттә, тып-тын, әмма колонияләрдә бик шаулаучан һәм кычкыручан. Балаларын ашатканда, алар түбән тоннарда тонык кына чурлыйлар, бу каркылдауны хәтерләтә. Алар тугры партнерлар һәм гаиләләрен кайгырталар - бервакыт пар булдырып, гомер буе бергә яшиләр, ә балаларын тегеләр үзләре гаилә корганчы ашатып торырга сәләтле.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар