ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Александр Шадриков: «Безнең алда, тискәре күренеш беркайчан да кабатланмасын өчен, территорияне максималь савыктыру бурычы тора»
Табигать һәм без
  • 09 Август 2019 - 10:50
  • Караулар: 65

Бу көннәрдә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Түбән Кама районының Прости авылы районында урнашкан санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү проекты турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ТР экология министры Александр Шадриков, «Проектор» ҖЧҖ вәкилләре, Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов катнашты.

Очрашу барышында чүплекнең гамәлдәге торышы, үткәрелгән эзләнүләр нәтиҗәләре, атмосфера һавасына, өслек суларына, грунт һәм радиация хәленә мониторинг үткәрү, санкцияләнмәгән чүплекнең техник һәм биологик рекультивацияләре буенча эш этаплары белән бәйле мәсьәләләр каралды.

«Безнең алда территорияне максималь савыктыру, пычрану чыганагын һәм әйләнә-тирә мохиткә салынган зыянны бетерү бурычы тора, мондый тискәре күренеш бүтән кабатланмасын, һәм безнең эш вакытлы чара булып чыкмасын», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Үз чиратында Ленар Әхмәтов, Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Түбән Кама һәм Прости авылы халкы әлеге объектның рекультивацияләнүен түземсезлек белән көтә, 15 августта рекультивация объекты буенча җәмәгать тыңлаулары булачак, анда проектантлар чүплекне рекультивацияләүнең каралган вариантлары турында сөйләргә һәм алардан иң нәтиҗәлесен сайларга тиеш булачак, дип белдерде.

 eco.tatarstan.ru


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар