ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
Түбән Кама урман хуҗалыгында янгын сүндерү станциясе төзүгә федераль казнадан 20 млн сум акча бүлеп бирелгән
Табигать һәм без
  • 19 Июль 2019 - 09:42
  • Караулар: 91

Түбән Кама урман хуҗалыгын үзгәрешләр көтә. Әйтик, сентябрь аеннан “Экология” илкүләм проектының “Урманнарны саклау" федераль программасы кысаларында биредә янгын сүндерү-химия станциясе төзеләчәк. Моның өчен 20 млн сумга якын акча тотылачак.

Моңа кадәр район урман хуҗалыгы карамагында  янгынга каршы кирәк-яракларны саклау пункты гына булган. “2015 елда бирегә килгәч, мин бик гаҗәпләнгән идем, - ди Түбән Кама урман хуҗалыгы директоры Игорь Рзай. – Янгын сүндерү-техник станцияләр хәтта артта калган районнарда да бар, ә бездә бит эре сәнәгать үзәге... Әлбәттә, совет чорыннан калган, 1986 елгы иске янгын сүндерү машиналары бар иде, ләкин болар хәлне артык нык үзгәртмәде”.

Ниһаять, Түбән Кама урман хуҗалыгына 6 берәмлек техника - 2 янгын сүндерү машинасы, кече урман патруле комплексы.  УАЗ тибындагы автобус, «Водолей» янгын сүндерү тагылмасы булган МТЗ-82 тракторы һәм  Т-100 тракторы кайтартылачак. Шулай ук урманчылар мотопомпалар, чиләк һәм көрәк кебек кирәк-яраклар белән дә тәэмин ителәчәк.

Өч яңа штат берәмлеге (станция җитәкчесе һәм ике машина йөртүче) ачыла. Җәйге чорда урманда күзәтчелек итү өчен, өстәмә рәвештә вакытлы эшкә каравылчылар да алыначак.

Моннан тыш, киләсе елда биредә гараж бинасы капиталь ремонтланачак, ә 2022 елга кадәр урман хуҗалыгының административ бинасы да яңартылырга тиеш. Бу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эшләнә.

Фото: http://les.tmbreg.ru


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар