Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Биологик чистарту корылмалары - җәй ахырына, коллектор ел азагына кадәр файдалануга тапшырылачак
Табигать һәм без
  • 10 Июль 2019 - 15:30
  • Караулар: 37

"Нижнекамскнефтехим” предприятиесендә биологик чистарту корылмаларында төзелеш эшләре тәмамланды, дип хәбәр ителә “Реальное время” газетасы сайтында. Хәзер җибәрү-көйләү эшләренә керешәчәкләр, аннары – сынап карау эшләре, җәй азагында исә ул файдалануга тапшырылачак.

"Күп эш башкарылды, һәм ул сыйфатлы башкарылды, - дип нәтиҗә ясады Азат Бикмурзин. - Подрядчы оешмаларның профессиональлеген билгеләп үтәргә кирәк. Биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү нәтиҗәсе безгә нәрсә бирә дигәндә, компания белгечләре һаваны механик чистарту узелы өчен шундый биофильтрлар системасын сайладылар ки, ул нәтиҗәлелекне 95 процентка җиткерәчәк”.


Биофильтрлар сәнәгать суларыннан күтәрелә торган һәм начар ис барлыкка килү чыганагы булган углеводородларны бетерү өчен кулланыла. Бу, үз чиратында,  атмосфера һавасының торышын сизелерлек яхшыртачак.


Биологик чистарту корылмалары компания карамагында булса да, аларда предприятие агынты суларыннан тыш, шәһәр хуҗалык-көнкүреш сулары да чистартыла. Биологик чистарту корылмалары тәүлегенә 213 мең кубометр агынты суны чистарту куәтенә ия. Бирегә сәнәгать мәйданчыгында урнашкан яки объект абоненты булган 60 предприятиедән, шулай ук шәһәр фатирларыннан, оешма-хуҗалыклардан килгән пычрак су чистартыла. Күп тапкыр чистарту үткәннән соң, әлеге су Кама елгасына агызыла.

Биологик чистарту корылмаларын яңартуның гомуми бәясе яңа коллектор төзелешен дә исәпкә алып (аны ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрергә планлаштыралар), 3 млрд сумнан артык тәшкил итә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар