ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Камада йорт этләрен күнекмәләргә өйрәтү өчен махсус мәйданчык ачыла
Табигать һәм без
  • 09 Июль 2019 - 07:06
  • Караулар: 88
Түбән Камада тиздән йорт этләрен һавада йөртү  һәм аларны күнекмәләргә өйрәтү өчен беренче махсус полигон ачылачак. Ул  Халыклар дуслыгы йорты һәм 24 нче лицей-интернат янындагы  мәйданчыкта урнашачак.



Эт асраучы түбәнкамалыларга дүрт аяклы дусларын йөртү өчен  махсус урын узган ел булдырылды. Территория яктыртылган, биредә бөтен уңайлыклар бар. Хәзер исә  биредә этләр өчен тренировкалар уздыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Этләрне күнекмәләргә өйрәтү урынын төзү һәм җиһазлауга акча җирле хакимият тарафыннан бүлеп бирелде. 



Күптән түгел без Түбән Кама депутатларының  муниципаль районда сукбай хайваннар өчен приют булдыру мәсьәләсенә керешүләре турында да язган идек. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*