Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Сак булыгыз: балтырган - сәламәтлек өчен куркыныч
Табигать һәм без
  • 03 Июль 2019 - 08:24
  • Караулар: 30
Җәйге чорда табигатькә һәм бакчага барганда бик куркыныч үсемлек - балтырган турында онытырга ярамый, ул Россия территориясе буйлап киң таралган. Балтырган тән тиресен пешерә,  ул - агулы үсемлек. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә. 

Балтырган (рус. борщевик)  – калын сабаклы,  ак чәчәкле зур чатырлары булган үсемлек (биеклеге 2,5-3 м).

Балтырганның үтә күренмәле согында фуранокумариннар группасына керүче яктылыкка сизгер матдәләр бар. Тән тиресенә эләккәч, алар кояш нурлары тәэсирендә пешү китереп чыгара.

 Әгәр  балтырган согы тән тиресенә тия икән, һичшиксез, аны пешерәчәк, күзгә эләккән очракта, кеше сукыр калырга мөмкин. Алай гына да түгел, үсемлек үлемгә дә китерә ала, дип ассызыклый белгечләр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар