Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
“ЭкоЯз-2019” муниципаль бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
Табигать һәм без
  • 03 Июнь 2019 - 12:10
  • Караулар: 77

Бүген район җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә  “ЭкоЯз” муниципаль бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. Җиңүчеләрне Айдар Метшин бүләкләде. Биш номинация арасында бүленгән гомуми приз фонды 250 мең сум тәшкил итте.

Билгеле булганча, агымдагы елның апрель-май айларында район күләмендә  җәмәгатьчелек арасында экологияне саклауга һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш булдыруга юнәлтелгән бәйге узды. 


Бәйгегә 140 гариза кабул ителде. Арадан түбәндәге катнашучылар “ЭкоЯз -2019” бәйгесе җиңүчеләре дип табылды:

- балалар бакчалары арасында - 47 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы (бакча мөдире - Зөлхиҗә Кашапова);

- мәктәпләп арасында -  22 нче гимназия (директоры  - Екатерина Шумилова) ;

-гаиләләр арасында - күп балалы Андрей Кочнев гаиләсе ;

-предприятиеләр арасында - "Шинник" социаль- көнкүреш хезмәте күрсәтү"  ҖЧҖ (директор вазыйфаларын башкаручы  - Илдус Нуретдинов);

- массакүләм мәгълүмат чаралары арасында -  "ТАТМЕДИА" АҖ   "Нижнекамск-Информ" филиалы (проект җитәкчесе - Галина Нәбиуллина).

Айдар Метшин конкурста катнашучы барлык түбәнкамалыларга рәхмәт белдерде, киләсе елга авыл җирлекләре һәм Кама Аланы өчен аерым номинация булдыру тәкъдимен кертте.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*