Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Түбәнкамалылар “Чиста уеннар” экологик акциясенә кушыла
Табигать һәм без
  • 16 Май 2019 - 07:40
  • Караулар: 44
18 май көнне Түбән Кама  “Чиста уеннар” экологик акциясенә кушыла. Аның кысаларында Зәй елгасы тирәлеге җыештырылачак. Чара команда ярышлары формасында уза.

Проект җитәкчесе Дмитрий Иоффе хәбәр иткәнчә, “Чиста уеннар” Россиядә 2014 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә  37 шәһәрдә  тугыз меңгә якын катнашучы 200 тоннадан артык чүп җыйган. Проект Россия Президенты каршындагы Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан хупланган һәм "Росмолодежь" федераль агентлыгыннан Экология елы чаралары планына кертелгән. Чарада үзиреклеләр күп катнаша. 



Командалар алдындагы төп максат - бирелгән вакыт аралыгында күл тирәсен чистарту буенча күбрәк балл җыю. Моннан тыш, җыештырылган урынны фотога төшерү, чүп-чар тапшыру, табышмаклар чишү һ.б. ярышлар үткәрелә. 



Түбән Кама әлеге проектта икенче тапкыр катнаша. Чарада катнашучылар  13:30 сәгатьтә "Ковер" яшьләр үзәге янына (Мәктәп бульвары, 7/ 2) җыелырга тиеш. Команда составы ике кешедән башлап төзелә.

Чарада җиңүчеләргә иганәчеләр  тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырыла.

Теркәлү өчен: https://cleangames.ru/events/volunteer_nk

Чараның Түбән Кама җитәкчесе: Әюпов Булат   (https://vk.com/ayupov_bulat ; тел: 89172815609)

Чараның социаль челтәрдәге бите: https://vk.com/event181191337



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар