Рус Тат
Сак булыгыз: Түбән Камада көчле җил һәм яңгыр көтелә
Табигать һәм без
  • 15 Май 2019 - 13:49
  • Караулар: 21
Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бүген, 15 май,  18:00 сәгатьтән  16 май 22:00 сәгатькә кадәр республика территориясендә җил тизлеге секундына 24 метрга кадәр көчәячәк, яшенле яңгыр, боз явуы көтелә.


Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе искәртә: 

Һава шартлары начарайган очракта, урамда электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама такталары  һәм витриналар янында йөрмәү киңәш ителә, шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендлары, агач кәүсәләре яныннан узарга туры килгәндә, саклану сорала. Җил артык көчәйгәндә,   имгәнүләр булдырмас өчен,  подъезд яки бинаның подвалына керергә  кирәк. 

Табигатьтә булганда, җилнең көчәюен сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрегез.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*