Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Түбән Камада каты көнкүреш калдыклары полигонында чыккан янгын факты буенча тикшерү эше бара
Табигать һәм без
  • 14 Май 2019 - 08:46
  • Караулар: 71
Түбән Каманың Сарсаз-Бли авылы янында каты көнкүреш калдыклары полигонында чыккан  янгын белән көрәш дәвам итә.

Җил юнәлеше үзгәрү сәбәпле, шәһәрнең кайбер районнары  төтен белән тулды.  Атмосфера һавасын пычратучы булып,  "ЭКСПО" ИК"  ҖЧҖ полигоны тора. Белгечләр һава пробалары алды, анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә,  атмосферада углерод оксиды артуы билгеле.

Россия табигать күзәтчелеге  КоАП 8.2 маддәсе  нигезендә полигонны эксплуатацияләү технологиясен бозу факты буенча  тикшерү үткәрә. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге закон таләпләрен тупас һәм системалы бозган өчен,  полигон эшчәнлеген суд тәртибендә туктату мәсьәләсе каралуы хәбәр ителә.

"Башкарма комитет вазгыятьне тикшереп тора,  - дип белдерде  Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов. - Начар ис турында  барлык мөрәҗәгатьләр 42-51-27, 45-66-62, 45-66-56 телефоннары аша кабул ителә. Тикшерү нәтиҗәсе турында өстәмә хәбәр ителәчәк". 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар