Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Макулатура һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю оештырыла
Табигать һәм без
  • 19 Апрель 2019 - 16:17
  • Караулар: 71

Иртәгә, 20 апрельдә, шәһәребездә “Калдыкларны - керемгә” ("Отходы в доходы") акциясе үтәчәк. Чараны балалар экология-биология үзәге һәм “МОБЭКО” компаниясе оештыра. 

Тотылган кәгазь, пластик шешәләр һ.б. материалларны түбәндәге урыннарга китерә аласыз:

10.00  сәгатьтә  - “Домовой” сәүдә үзәге каршына;

11.00 сәгатьтә  - яңа “Эссен” сәүдә үзәге янына;

12.00  сәгатьтә – “Мирас” мәдәният йорты каршына;

13.00 сәгатьтә – Бызов базары каршына;  

14.00 сәгатьтә  - Гагарин урамындагы “Эссен” сәүдә үзәге янына.

Тотылган кәгазьне  - килограммын 6 сумнан, алюмин банкаларны –  40 сумнан ( берсен -  60 тиеннән), полиэтилен пакетларны  - 3 сумнан, пластик шешәләрне 4 сумнан( берсен - 20 тиеннән) кабул итәләр.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар