Рус Тат
Айдар Метшин рөхсәтсез чүплекләр булдыручыларга җәзаны катгыйландырырга чакырды
Табигать һәм без
  • 16 Апрель 2019 - 10:45
  • Караулар: 52
Айдар Метшин бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләренә үз территорияләрендә тәртип урнаштырырга кушты.

"Нигездә, бу  - юллар, тукталыш павильоннары тирәлеге,  яр буйлары, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары", - дип төгәллек кертте район башлыгы.

Айдар Метшин экологларны да үз вазыйфаларына тагын да җаваплырак карарга  чакырды: әйләнә-тирә мохитне саклауда тәртип бозучыларны, таләпләрне үтәмәүчеләрне, рөхсәтсез чүплекләр булдыручыларны катгый җәзага тартырга, алар турында мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырырга тәкъдим итте.

Билгеле булганча, узган атнада Түбән Камада  санитар-экологик икеайлык өмәләре башланды. Беренче күмәк  өмәдә 2,5 мең кеше катнашты, 120 берәмлек махсус техника эшләде. Нәтиҗәдә, 190 кубометр чүп-чар җыелды. 

Шәһәр һәм район күләмендә җыештыру өмәсенең чираттагысы 17 апрельдә үтә. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*