Рус Тат
Түбән Кама телерадиокомпаниясе экология акциясе игълан итә
Табигать һәм без
  • 15 Апрель 2019 - 14:50
  • Караулар: 53
 "ЭкоЯз" бәйгесе кысаларында Түбән Кама телерадиокомпаниясе  үз акциясен башлап җибәрә.

Акциянең максаты   - түбәнкамалыларны  урам һәм шәһәр тирәлеген  җыештыруга мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү. Катнашучыларның барысы да телетапшыру һәм газета мәкаләләре геройлары булачак. Чисталык комиссары  акция барышына күзәтү ясый барачак.

Билгеле булганча, язгы җыештыру эшләрендә һәр оешма үзенә билгеләнгән территориядә тәртип урнаштыра. Әмма шәһәр җирлегендә бернинди йорт, оешма карамагында булмаган урыннар да бар. НТР шәһәрдәшләрне нәкъ менә шул урыннарны җыештырырга чакыра, әлеге участокларның адресларын телекомпаниядән белешергә мөмкин.

Акциядә катнашырга теләк белдерүчеләрнең Түбән Кама телерадиокомпаниясенә шалтыратулары мөһим.  Чисталык комиссары сезне көтә!  Акциядә катнашу өчен гаризалар  917-937-77; 40-07-70; 41-13-13 телефоннары яки  ntr-24.ru сайтында кабул ителә.
 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*