Рус Тат
Республикада яшьләр арасында экология темасына багышланган социаль видеороликлар конкурсы башлана
Табигать һәм без
  • 13 Март 2019 - 10:39
  • Караулар: 76
Агымдагы елның 1 апреленнән  республикада яшьләр арасында экология темасына багышланган социаль видеороликлар конкурсы башлана. Бу хакта "Татар-информ" МА сайтында хәбәр ителә.

"Конкурста Татарстанда яшәүче 14 -  35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен “Чиста булачак” яшьләр хәрәкәте социаль челтәренә язылырга һәм  “Социаль видеороликлар конкурсы”  темасы белән budetchisto.tatar@gmail.ru электрон адресына видеоролик җибәрергә кирәк", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үтә: 1 минутлык видеороликлар; 3 минутлык видеороликлар; 3 минуттан артыграк дәвам итүче видеороликлар.


Конкурста катнашучыларның барчасына электрон сертификатлар, җиңүчеләргә – кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Ведомствоның матбугат хезмәте белдерүенчә, бүләкләр арасында видеокамера, фотоаппарат кебек техник җиһазлар бар, әмма төп приз сер булып саклана,  моннан тыш, җиңүчеләр һәм призерлар республиканың бер  табигый объектына экскурсиягә дә барачак.  

Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 8-987-297-49-46.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*