Рус Тат
Түбән Камада яңа коллектор төзелә
Табигать һәм без
  • 01 Март 2019 - 16:18
  • Караулар: 102
«Нижнекамскнефтехим» компаниясе  яңа коллектор төзү эшенә кереште. 15 километр озынлыктагы бу торбаүткәргеч агынты суларны биологик чистарту корылмаларына илтәчәк.

Яңа коллектор төзү Түбән Кама сәнәгать үзәгенең актив үсеше һәм шуңа бәйле рәвештә,  гамәлдәге коллекторга  йөкләнешнең зур булуы  белән бәйле.



Коллекторның 3 километрдан артыграк өлеше җир астыннан узачак. Махсус техника ярдәмендә горизонталь бораулау юлы белән торбаларны 12 метр тирәнлектә җир астына урнаштыралар.

Проект җитәкчесе, «СоюзДонСтрой» ҖЧҖ вәкиле Владимир Якимович сүзләренә караганда, процесс катлаулы, эшләр тәүлек буена алып барыла. Төзүчеләр эшкә гыйнвар ахырында керешкәннәр, бүгенге көнгә 70 метр озынлыкта торба салынган.


Параллель рәвештә төзүчеләр турыпочмаклы һәм түгәрәк  камералар урнаштыру эшен дә алып баралар. Алар аша бораулау машинасы торбаүткәргечләр салу өчен җир казырга тиеш булачак. Март аенда тагын 2 бораулау машинасы кайтартылачак.

Коллекторның калган 12 километр өлеше җир өстеннән үтәчәк. Бу эшкә дә керешкәннәр инде: бүгенге көндә биологик чистарту корылмалары ягыннан 1,5 километр чамасы торба салынган.


Бу мөһим экологик объектны төзүдә 85 белгеч җәлеп ителгән. Эшләрне төгәлләү 2019 ел ахырына планлаштырыла.

Яңа коллектор төзү проектын гамәлгә ашыру бәясе якынча 1,5 млрд сум тәшкил итә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*