Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
8 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
7 көн калды
Түбәнкамалылар 2019-2020 еллар ау чорына рөхсәт ителгән күләмнәр турында фикер алышачак
Табигать һәм без
  • 12 Февраль 2019 - 10:53
  • Караулар: 18
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану һәм әйләнә- тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү кысаларында  2019-2020 елларда ау чорында ау ресурсларын алу күләме буенча материаллар әзерли.

Әлеге эштә катнашырга теләк белдергән гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар үз тәкъдимнәр һәм искәрмәләрнен   2019 елның 20 мартына кадәр 420021, Казан шәһәре, К.Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, шулай ук  ojm@tatar.ru. электрон почтасы  аша җибәрә алалар.

Дәүләти экологик экспертизага материаллар әзерләү кысаларында җәмәгать тикшерүләре үткәреләчәк. Материалларның  якынча вариантлары белән  рәсми сайтта    танышырга мөмкин.

Түбән Кама районы буенча җәмәгать тыңлаулары 22 мартта 10.00 сәгатьтә Красный Ключ бистәсенең  Яр буе урамы  7нче йортында уза. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*