Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
«Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп коруның икенче этабы бара
Табигать һәм без
  • 05 Февраль 2019 - 11:07
  • Караулар: 108

«Нижнекамскнефтехим» карамагындагы биологик чистарту корылмалары предприятиегә генә түгел, ә бөтен шәһәргә хезмәт күрсәтә, бу – республика предприятиеләре арасында бердәнбер шундый объект. Хәзерге вакытта биредә масштаблы реконструкциянең икенче этабы дәвам итә: химик пычранган агынтыларны механик чистарту узелын модернизацияләү бара.


Аны файдалануга тапшыру 2019 елның июленә планлаштырылган. Модернизацияләүнең икенче этабы предприятиегә 1 млрд сумнан артыграк суммага төшәчәк. Эшләр тәмамланганнан соң, атмосфера һавасының торышы яхшырырга тиеш.


Түбән Камада агынты суларны чистарту сыйфатын күтәрү һәм начар ис проблемасын хәл итү өчен, предприятие Европада иң яхшы технологияләрдән саналган биофильтрация ысулын кулланачак. Элегрәк объектка яңа махсус җайланма кайтартылып, агынты суларны чистарту системасын модельләштергәннәр иде. Барлык нәтиҗәләр дә предприятиенең фәнни-технологик үзәге һәм техник контроль идарәсе тарафыннан күзәтү астында торды.


«Фильтрация буенча яңа система агынтыларны 95%ка кадәр чистартырга мөмкинлек бирәчәк, - дип вәгъдә итә предприятие вәкилләре. - Шулай ук лаборатория биналарына капиталь ремонт ясалды. Хәзер җиһазлар һәм мебель сатып алына».

    

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар