Рус Тат
Айдар Метшин волонтерлар белән Түбән Камада иясез хайваннарга приют ачу мәсьәләсе хакында фикер алышты
Табигать һәм без
  • 15 Гыйнвар 2019 - 08:46
  • Караулар: 120
Бүген Түбән Камада волонтерлар Айдар Метшин белән очрашуда иясез хайваннар өчен приют төзелеше турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online» электрон газетасы. Шәһәр башлыгы активистларга проблемага игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Түбән Кама хакимиятенең бу мәсьәлә буенча тыгыз эш алып барачагын ассызыклады.

Волонтерларның  гомуми исәпләүләре буенча, хәзер Түбән Камада меңгә якын иясез йорт  хайваны бар, аларның күбесе — хуҗалары ташлап калдырган хайваннар. "Бер атна эчендә без Казанга 10ар хайван җибәрәбез, бу 6-7 ай дәвам итә. Алар барысы да токымлы, элек ияләре булган хайваннар. Казанда аларга чип беркетәләр, исәпкә куялар һәм бу хайваннарга хуҗалар табалар. Түбән Камада хайваннарга хуҗа табу бик авыр.  Соңгы өч айда бездә токымлы хайваннар күбәйде. Кешеләр хайваннар белән уйнап туялар да,  алар үсеп җиткәч, кирәкмәскә әйләнәләр», - дип сөйләде ирекле ярдәмче Лира Шәмсетдинова.

Бүген активистлар уртак эш турында фикер алышу өчен очраштылар. Әйтик, приютның сыйдырышлыгы турында сүз барды. Шәмсетдинова фикеренчә, приютта 500 урын булса, шул җитәрлек, чөнки хайваннарны стерильләштергәннән һәм кастрациядән соң яңа хуҗалар табарга тырышачаклар. Сүз уңаеннан, Түбән Камада иясез хайваннар белән эшләү системасын булдыруда  дөньяда бу өлкәдә иң алдынгы саналган Чехия тәҗрибәсен кулланачаклар.

Хәзер волонтерлар иясез хайваннарны шәһәр кешеләреннән җыелган хәйрия акчаларына тәрбияли, кайберләрен вакытлыча тоту өчен шәһәрдәшләргә бирәләр. Шулай ук шәһәрдә ветеринария клиникаларының берсе иясез хайваннарны чират тәртибендә бушлай стерильләштерә. Активистлар коммерцияле булмаган оешманы гамәлгә кую һәм Красный Ключ бистәсе янындагы ташландык бинада приют ачу өчен документлар җыя башлаганнар. Хәзер эшкә шәһәр хакимияте дә кушылачак.

Очрашуда Түбән Камада хайваннар өчен приют төзү мәсьәләсе буенча эш төркеме төзеләчәк дигән карарга килделәр. Анда волонтерлар, хайваннарны саклаучылар, хакимият вәкилләре керәчәк. Тиздән иясез хайваннарга ярдәм итү фондының "Дом Надежды" ("Өмет йорты") дип аталучы үз бинасы да ачылачак. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*