Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
13 көн калды
Түбән Камадагы балалар китапханәсе 339 мең сум күләмендә грант откан
Табигать һәм без
  • 10 Гыйнвар 2019 - 08:25
  • Караулар: 136
Түбән Каманың 6нчы балалар китапханәсе  экологик остаханә  булдыруга грант откан. 339 мең сум күләмендәге акча  «Татнефть» ГАҖ тарафыннан бүлеп биреләчәк.

Проектның беренче этабында остаханәдә балалар өчен ун  дәрес үткәрү планлаштырыла.  Грант суммасы ноутбук, проектор өчен экран, телевизор, төсле принтер, күргәзмә өчен кирәк-яраклар, модульле өстәлләр, урындыклар,   китаплар һәм журналлар сатып алуга, ял итү зонасын төзекләндерүгә тотылачак.

Остаханәнең  беренче дәресе  гыйнвар аена ук планлаштырыла. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*