Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбәнкамалыларны "Туган җир" төбәкара фестиваленә чакыралар
Табигать һәм без
  • 01 Декабрь 2018 - 12:23
  • Караулар: 25
Татарстан Республикасы Милли музеенда 2018 елның 15 һәм 16 декабрендә «Туган җир» төбәкара фестивале узачак.

Ул - иҗтимагый, социаль, экология һәм мәдәни юнәлешле чара. Фестивальнең төп максатлары - халык традицияләрен яңарту, үзеңдә һәм тирә-юньдәгеләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Фестиваль программасында экология һәм хуҗалык юнәлешендәге белгечләрдән лекция һәм докладлар планлаштырыла. Бу көннәрдә халык коллективлары һәм бардлар чыгыш ясаячак, төрле остаханәләр  (чигү, халык киемнәрен тегү, чүлмәк ясау, агач эше һәм башка һөнәрләр буенча) эшләячәк.Ярминкәдә кул эшләнмәләре сатып алырга да мөмкин булачак.

Белешү өчен телефоннар: Буткевич Динара: +7902742277, dinara-kazan@rambler.ru vk.com/dinaradobrodeya     яки    +7 (843) 292-89-84.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*