Рус Тат
Арктик циклон килә: көннәр суытачак
Табигать һәм без
  • 09 Ноябрь 2018 - 08:28
  • Караулар: 15
Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 9 ноябрьдән республикада һава торышында үзгәрешләр көтелә.  Регион аша салкын атмосфера фронты узачак һәм Татарстан көндез циклонның тыл өлешендә калачак.

"Төньяк антициклон  йогынтысы нәтиҗәсендә, республикага салкын Арктика һавасы килә башлаячак, - дип хәбәр итә метеорологлар. - Урыны белән кар яисә юеш кар явуы көтелә".

Көндез һава температурасы  +1 градустан   -4 градуска кадәр булачак.  Шимбә көнне шул ук хәл саклана. Явым -төшемнәр  булмаячак. Шул ук вакытта көндез һава температурасының максималь күрсәткече   -1градустан  -6га кадәр булуы көтелә.

Якшәмбе көнне һәм киләсе атна башында республикада  салкын арктик антициклон сакланачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*