Рус Тат
Экология-биология үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен кызыклы экскурсия оештырылган
Табигать һәм без
  • 07 Ноябрь 2018 - 10:53
  • Караулар: 13
КИУның Түбән Кама филиалы хезмәткәрләре һәм студентлары Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен "Табигать белән бергә " проекты кысаларында өйрәнү-танып белү экскурсиясе оештырганнар.



Башта балалар "Актай" спорт мәктәбе булып, биредә ат, пони һәм ишәк кебек хайван токымнары белән танышканнар, аларны тәрбия кылу турында мәгълүмат туплаганнар.  Аннары балалар ачык һавадагы "Ноев ковчег " зоопаркына юл тотканнар. Биредә алар аю, бүре, төлке, лама, павлин, фазан, страус һәм башка җәнлекләр  белән танышканнар. Укучылар һәр хайванның килеп чыгышы, яшәү рәвеше һәм туклануы турында белемнәр туплаганнар.



Соңрак балалар Трудовой авылына юл тотканнар. Биредә алар  Хасыйбулла Сафиуллин хуҗалыгында булып, биредә ул асраучы куяннар, тавыклар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алганнар,  йомырка тәбәсе белән дә сыйланганнар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*