Рус Тат
"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр өчен үзенчәлекле экскурсия оештырылган
Табигать һәм без
  • 05 Ноябрь 2018 - 16:34
  • Караулар: 12

 Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында "Профориентация калейдоскобы. Минем хыялым һөнәре " программасы буенча чираттагы дәрес үткәрелгән. Бу юлы балалар "Светлячок " ветеринария дәваханәсендә экскурсиядә булганнар.

Биредә аларга бик ошаган: ветеринария табибы  хайваннарны ничек дәвалавы турында сөйләгән.  Песи, эт, диңгез дуңгызлары, йорт куяны, ташбака  кебек  хайваннарны йорт шартларында ничек тәрбия кылырга кирәклеген аңлаткан. Экскурсия ветеринария һөнәрен популярлаштыру максатларында оештырылган.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*