Рус Тат
Түбән Кама кызы экологик проектта җиңү яулаган
Табигать һәм без
  • 02 Ноябрь 2018 - 01:39
  • Караулар: 32
Казанда республика волонтерлары арасында оештырылган «Яшел җиделек» конкурсы җиңүчеләренең исемнәре игълан ителде.  Түбән Кама волонтеры Елизавета Сперанская  -  конкурсның төп призына ия булган җиде кешенең берсе.

Елизавета Сперанская «Район кураторы», шулай ук  «Тамашачы мәхәббәте» номинацияләрендә җиңү яулады. Ул әзерләгән «Recycling is life» проекты ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриковка тәкъдим ителде.



Якташыбыз уйлап тапкан җайланма икенчел  чималны җыю өчен булдырылган. Әлеге автомат җайланмага чүп салганда, аның аскы өлешеннән  иясез хайваннар өчен ризык  килеп чыга.  "Александр Валерьевич проектны мактады һәм иң мөһиме - запаста кызыклы идеяләр булу һәм аны тормышка ашыруның мөмкин юлларын белү, дип билгеләп үтте", -ли Лиза. 



Автоматлардан тыш, җыелган һәм эшкәртелгән чүп-чар саны турында  мәгълүмати стендлар, шулай ук шәһәр территориясендә хуҗасыз хайваннар популяциясе статистикасы да алып барылачак. Стендлардагы мәгълүматны кварталга бер тапкыр яңарту күздә тотыла. 



Конкурсны оештыручылар Лизага велосипед, статуэтка, рюкзак һәм диплом тапшырдылар. Түбән Камадан тагын 15  волонтер  активлыклары өчен грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шулай ук Елизавета "Россия иреклеләре" конкурсының  читтән торып үткәрелгән этабында җиңү яулаган,  хәзер исә иң яхшы проект өчен тавыш бирү бара. Түбәнкамалыларны  якташыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз.

"Recycling is life" проекты, без конкурста җиңеп, грант откан яки иганәчеләр тапкан очракта гамәлгә ашырылачак", - дип аныклый Лиза.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*