Рус Тат
Ленар Әхмәтов: "ТР Экология министрлыгы белгечләре начар иснең сәбәпләрен ачыклый".
Табигать һәм без
  • 05 Октябрь 2018 - 13:32
  • Караулар: 35
Кичә Түбән Кама халкы шәһәрдә көчле химик ис таралуга  зарланды. Бу уңайдан «Халык контроле» порталында, шулай ук җирле табигать саклау ведомстволарына да мөрәҗәгатьләр күп булды.

«Башкарма комитет тарафыннан без шикаятьне ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының инспекторлык бүлегенә юлладык, белгечләр хәзер начар иснең сәбәпләрен ачыклый, - дип шәрехләде вазгыятьне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Ленар Әхмәтов. - Мондый хәл булган очракта, җәмәгатьчелекне министрлыкның кайнар линиясенә -    8 987 216-97-79 телефонына кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә чакырабыз. Мөрәҗәгатьләрне шушы ук номерга  WhatsApp аша да җибәрергә мөмкин. Барлык шикаятьләр дә каралачак».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*