Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Республикада "ЭКОлидер" бәйгесе игълан ителде
Табигать һәм без
  • 07 Октябрь 2018 - 13:15
  • Караулар: 77
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсына старт бирелүе турында игълан итә. Катнашу өчен табигатьне сакларга өйрәтү бурычын үз өстенә алган иң экологияле предприятиеләр, белем бирү йортлары, җәмәгать эшендә катнашучылар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экоминистрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләренә әверелгән журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар:

- нефть һәм газ сәнәгате;

- төзелеш сәнәгате;

- торак-коммуналь комплексы;

- авыл хуҗалыгы һәм урман сәнәгате;

- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

- югары белем бирүче оешмаларда һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.



Җирле үзидарә органнары:

- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;

- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;

- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен.



Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар

- иҗтимагый берләшмәләр;

- гражданнар;

- халык контроле.



Массакүләм мәгълүмат чаралары:

- иң яхшы телесюжет;

- иң яхшы радиосюжет;

- иң яхшы электрон ММЧ материалы;

- басма матбугат чараларында иң яхшы мәкалә.


Материаллар 2018 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгак ясау 2018 елның IV кварталына планлаштырылган. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик иминлек проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген билгеләп үтү максатында уздырыла.

Гаризалар кабул итү:

- оешмалар һәм шәхси эшкуарлар: Anastasia.Merdyukova@tatar.ru,

- җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар: Darya.Yarchihina@tatar.ru

- массакүләм мәгълүмат чаралары: еco.press@tatar.ru


Белешү өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен: 8(843)2676822.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*