Рус Тат
Түбән Кама җылылык-электр үзәгендә өч көн дәвамында мазут ягу сәбәпләре ачыкланды
Табигать һәм без
  • 17 Сентябрь 2018 - 14:53
  • Караулар: 45
Район җитәкчелегенең бүгенге чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә, ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Түбән Кама җылылык-электр үзәгендә өч көн дәвамында мазут ягу мәсьәләсе турында сүз барды.

Һавага зарарлы матдәләр чыгуны киметү өчен, ТЭЦ-1дә алдан ук җайланмалар һәм мазутны яндыруга әзерлек эшләре башкарылды: бу өч көндә ягу өчен су белән мазут катнашмасы кулланылды, аны куллану актив яну зонасында температура дәрәҗәсенең кимүенә һәм төтен газларындагы азот окисьлары концентрациясенең 30-50 процентка кимүенә китерә.

Моннан тыш, ТЭЦ-1дә якын киләчәктә мазут ягу бөтенләй булмаячак. Биредә газ тарату станцияләрендә ремонт вакытында ТАИФ-НК җитештергән метан-водород фракциясенә яисә газның резерв чыганакларына күчеп торачаклар.

Түбән Кама җылылык-электр үзәгенә килгәндә исә, биредә модернизацияләнгән форсункалар урнаштырылган, казан агрегатлары саны кимегән һәм мазут бәйлелеген киметү өчен АВ-12 компоненты кулланылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*