Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды
Язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез үтик
Табигать һәм без
  • 20 Апрель 2018 - 14:15
  • Караулар: 101
53 метр 30 сантиметр – бүгенге көндә Кама елгасында суның биеклеге шундый. Бу 2017 елның 20 апрель күрсәткеченнән 40 сантиметрга түбәнрәк, ике ел элегрәк күрсәткечләрне алсак, шул чордагы биеклектән 2,5 метрга түбәнрәк. «Безнең регионда әлегә вазгыять тотрыклы, - дип белдерде ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Камадагы идарәсе башлыгы Константин Слободюк.- Елгалар ачылды, боз тыгылу очраклары юк».

Шулай да Түбән Кама районы территориясендә яшәүчеләргә гадәттән тыш хәлләргә әзер булып торырга кирәк. Бу аеруча Дмитриевка, Ильинка, Пробуждение, «Строитель» бакчачылык ширкәте, Берёзовая Грива, Минкино, Борок һәм Кармалы җирлекләрендә яшәүчеләргә кагыла.



Гадәттән тыш хәлләрдә исән калырга өйрәтүче белгечләр, кешеләр үз бәхетсезлекләренең күбесендә үзләре гаепле, чөнки көндәлек тормышта ваемсызлык, битарафлык күрсәтәләр, дип саныйлар. Шуңа да кешенең гадәти булмаган хәлләргә әзерлеге һәм дөрес эш итә белүе куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларының берсе булып тора.

   Су басу зонасында калган торак пунктларда яшәүчеләр тискәре нәтиҗәләрне киметә яки бөтенләй булдырмый кала алалар. Яхшы хуҗа алдан ук ташуга әзерләнергә: әйләнә-тирәне кардан чистартырга, су агу өчен канаулар казырга, зур булмаган дамба рәвешендә суга киртә корырга һ.б. башкарырга тиеш. Синоптиклар фаразларына да игътибарлы булу мөһим.


Су басу акрын рәвештә барып, вакытыгыз булса, балаларны куркынычсыз урынга күчерергә, милекне саклап калырга тырышыгыз.

Янәшәгездә ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр яшәсә, аларны куркыныч янавы турында кисәтегез.

Этегез бәйдә булса, аны ычкындырыгыз. Кош-кортны чормага кертеп бикләргә кирәк. Эрерәк хайваннарны алдан ук биегрәк урынга илтеп бәйләү яхшырак.

Су торак йортларга якынлашса, электр үткәргечләрне өзү, баздан азык-төлекне чыгару, эчә торган су алып калу кирәк.

Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен капчыкка төреп, ышанычлы урынга яшерү (үзең белән йөртү) яхшырак.

Суда калсагыз, авыр киемнәрне һәм аяк киемен салып, берәр әйбергә тотынып, агым буенча йөзегез.

 

Шулай ук су басу куркынычы янаган урында яшәүчеләргә электр үткәргеч линияләр һәм трансформатор подстанцияләре янәшәсендә аеруча сак булырга кирәк, аларга 8 метрдан да якынрак килү тыела. Асылынып торган электр чыбыклары янына 2,5 метрдан якынрак килергә ярамый.

Әгәр дә йортыгызга, каралты-курагызга су басу куркынычы яный икән, алдан ук электр энергиясен аеру хәстәрен күрергә кирәк. Өзелгән электр үткәргечләренә, су ашау нәтиҗәсендә авышкан баганаларга, ишекләре ачык калган электр җиһазларына тап булсагыз, тиз арада җирле үзидарә вәкилләренә хәбәр итегез.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*