Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
11 апрельдән Түбән Камада экологик өмәләр башлана
Табигать һәм без
  • 04 Апрель 2018 - 16:46
  • Караулар: 89

“Беренче май бәйрәмнәренә без Түбән Кама территориясен тулысынча тәртипкә китерергә тиеш”, - дигән бурыч куйды бүген шәһәрнең предприятие һәм оешма вәкилләренә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Баландин.

Экологик икеайлыкка багышланган киңәшмәдә аны уздыру буенча актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Территорияне җыештыру-тәртипкә китерү эше быел өч этапта үтәчәк. Апрель ахырына төгәлләнергә тиешле әлеге эш предприятие һәм оешмаларга бүленеп бирелгән.

Тулаем алганда, шәһәр күләмендә юлларының гомуми озынлыгы 278 чакрымга сузылган 29 урамны тәртипкә китерергә кирәк. Теге яки бу оешмага беркетелгән территорияне ачыклау 39-48-75 телефоны аша мөмкин.

Икеайлык нәтиҗәләре буенча “Экояз” республика бәйгесе дә уза, оештыручылар сүзләренчә, акциядә иң актив катнашкан гаилә Кырымга юллама белән бүләкләнәчәк.

“Ләкин эш моның белән генә төгәлләнми, - дип белдерде ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе җитәкчесе Алексей Лобанов. – Чисталык һәм тәртипне һәрвакыт сакларга кирәк”.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*