Рус Тат
Күңелләренә игелек орлыклары салып
Табигать һәм без
  • 19 Декабрь 2017 - 14:14
  • Караулар: 49

“Кояшлы шәһәр” патриотик тәрбия программасы кысаларында “Балкыш” приютында “Кошларны кышын ашатыгыз” акциясе узган.

Биредә тәрбияләнүчеләр үзләренең остазлары белән берлектә кошлар өчен җимлекләр ясап, аларны приют биләмәсендәге агачларга элеп чыкканнар. Кыш – канатлы дусларыбыз өчен гаять авыр чор икәнлеген яхшы аңлаган балкышлылар әлеге чараны ел да оештыралар һәм кошларга һәрчак җимнәр салып, аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтеп торалар икән.

“Кошлар өчен җимлекләр әзерләү балаларга бик ошады, -диләр тәрбиячеләр Валентина Кулемина һәм Антонина Иванова. – Бу - балаларны нәни дусларыбыз турында кайгыртырга өйрәтүче күркәм гадәт тә, кызыклы иҗади шөгыль дә”.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*