Рус Тат
Сак булыгыз: Татарстанда томан һәм көчле җил көтелә
Табигать һәм без
  • 14 Ноябрь 2017 - 16:40
  • Караулар: 26

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе республикада бүген көчле җил булачагын кисәтә. Һава торышы кичкә начараеп, бүген төнлә һәм иртәгә, 15 ноябрьдә җилнең тизлеге секундына 16 - 21 метрга җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, 15 ноябрь көнне Татарстанның аерым районнарында томан төшүе көтелә. Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Камада һава температурасы +1 дән +5 градуска кадәр җылы булачак, яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә chelny-biz.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*