Рус Тат
Әйләнә-тирә мохитне саклау – көнүзәк мәсьәлә
Табигать һәм без
  • 13 Октябрь 2017 - 12:54
  • Караулар: 67

Түбән Камада Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елын уздыру буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Катнашучылар алдында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин чыгыш ясады. Район башлыгы үз чыгышында Түбән Кама һәм сәнәгать зонасының экологик торышын яхшырту юнәлешендә составына федераль һәм республика ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре кергән 2006 елдан гамәлдә булучы төркем эшчәнлеген югары бәяләде. 

“Соңгы 10 ел эчендә территориянең экологиясенә йогынты ясаучы күп кенә мәсьәләләрне хәл итә алдык, -дип белдерде үз чыгышында Айдар Метшин. – Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә, 2006 -2015 еллар аралыгында атмосферага зарарлы матдәләр чыгу 30 мең тоннага киметелде”. Бу вакыт эчендә су чистартуның заманча станциясе, “ТАНЕКО” предприятиесендә чистарткыч корылмалар, “ТАИФ-НК”да су әйләнеше системасы, җылылык-электр үзәгендә атмосфера һавасын күзәтеп тору постлары булдырылды, Алан, Мартыш авыллары санитар-сак зонасыннан күчерелде, күпләп агач утырту эше җайга салынды, автобусларның күпчелек өлеше табигый газга көйләнде, 28 автозаправка cтанциясендә ягулык парларын тотып калу системасы булдырылды һ.б.

Моннан тыш, муниципаль район территориясендә атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тотучы автоматлаштырылган система эшли башлады.

Үз чыгышында Айдар Метшин әйләнә-тирә мохит һәм җирлектә яшәүче кешеләр турында кайгыртуны бүгенге көн икътисадының экологик йөзе буларак билгеләп үтте.

Айдар Метшин шулай ук Түбән Камада әйләнә-тирә мохитне саклау буенча республика максатчан программасын һәм “Яшел калкан” проектын дәвам итәргә кирәклеге турында да белдерде.





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*