Рус Тат
Яшь түбәнкамалылар –табигать сагында
Табигать һәм без
  • 11 Июль 2017 - 09:51
  • Караулар: 137

Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. Бу җәһәттән “Зәңгәр күл” сәламәтләндерү лагере балаларда табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләүдә, матурлыкны тоя белергә өйрәтүдә күп төрле эшләр башкара.

Күптән түгел биредә Татарстанда Экология елы кысаларында “Чиста яр” акциясе оештырылды. Лагерьда ял итүче 125 бала янәшәдәге Пионерлар күле яр буен тәртипкә китерделәр, чүп-чардан арындырдылар.

Ярыш рәвешендә үткәрелгән бу чараның, әлбәттә, үз җиңүчеләре дә билгеләнде: нәтиҗәләр буенча, «Белки», «Адреналин» һәм «Орбита FM» отрядлары алдынгылыкны алды.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*