ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада юлларны ремонтлау эше бара
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 14 Май 2020 - 10:18
  • Караулар: 19
Түбән Камада юл өслеген яңарту эше тулы куәтенә бара. Эш чокырларны ремонтлау белән бәйле. Эшләрне "Татавтодор"ның җирле филиалы башкара.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, юл фонды акчалары хисабына 26 мең кв. м мәйданда магистраль һәм квартал эчендәге автомобиль юлларына ремонт ясау планлаштырыла.

Муниципаль контракт кысаларында исә якынча 7 мең кв.м. мәйданда магистраль һәм квартал эчендәге юлларны агымдагы ремонтлау планлаштырылган, гомуми сумма - 10 млн сум.

Моннан тыш, магистраль автомобиль юлларында 15 км озынлыктагы ярыкларны бетерәчәкләр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*