ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Камада барлык нормаларга җавап бирүче юллар саны 2020 елда 70 проценттан артып китәчәк
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 24 Гыйнвар 2020 - 16:22
  • Караулар: 46
Түбән Камада  норматив таләпләргә туры килә торган юллар саны 2020 елда 70,8 процентка җитәчәк. Үзгәрешләр шәһәрне  "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проектына кертү нәтиҗәсендә бара.

Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә Айдар Метшин сөйләде. Элек бу сан 65,6 процент иде. "Килешәсездер, республикада зурлыгы буенча өченче агломерациянең  һәм икътисадый үсешнең төп нокталарының берсендә мондый күрсәткечнең булуы мөмкин түгел", - дип билгеләп үтте үз чыгышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин.

2019 һәм 2020 елларда Түбән Камада юлларны ремонтлауга илкүләм проект кысаларында 960 млн сум бүлеп бирелгән. Быелгы чаралар Шинчылар проспектындагы участокны, Тынычлык һәм Корабельная урамнары киселешендәге юлны  реконструкцияләүгә тотылачак.

Тулаем алганда, илкүләм проект норматив таләпләргә туры килә торган юллар күрсәткечен 85 процентка җиткерүне күздә тота.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*