ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
45 көн калды
Түбән Камада «Безнең ишегалды» проекты кысаларында җәмәгатьчелек арасында фикер алышу башлана
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 13 Гыйнвар 2020 - 13:00
  • Караулар: 60
Бүген Түбән Камада  «Безнең ишегалды» проекты кысаларында җәмәгатьчелек арасында фикер алышу башланачак. Һәр күпкатлы йортта яшәүчеләр өч тапкыр очрашып, бердәм карарга киләчәк, шуннан соң гына  ишегалларында ремонт эшенә керешәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, быел муниципаль районда 111 ишегалды  яңартылачак. Башкарылачак эшләргә юлларны, тротуарларны ремонтлау, ут баганаларын яңарту, балалар өчен уен мәйданчыклары булдыру, эскәмияләр урнаштыру һ.б.  керә. «Безнең ишегалды» республика программасы 3 ел дәвамында тормышка ашырылачак.

«Безнең ишегалды» – бик әһәмиятле, минем фикеремчә, тормышыбызның сыйфатын яхшыртуга йогынты ясый торган программа, - диде Айдар Метшин бүген җитәкчеләрнең гомуми киңәшмәсендә. - Ишегалды -  ул һәркемне көн саен каршы ала торган киңлек. Без биредән эшкә китәбез, бирегә үк  эштән әйләнеп кайтабыз, биредә балаларыбыз уйный, өлкән буын ял итә; шуңа күрә мин ышанам ки, әлеге программа  халык өчен бик файдалы булачак һәм без аны нәтиҗәле итеп  гамәлгә ашыру максатын куябыз».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*